16+

Казан миллионнарны җәлеп итә

Туристлык күп илләрнең икътсадында әһәмиятле урын били. Казан да бу юнәлештә елдан-ел яңа үрләр яулый.

Туристлык күп илләрнең икътсадында әһәмиятле урын били. Казан да бу юнәлештә елдан-ел яңа үрләр яулый.

Казанда кунакханәләр һәркемнең зәвыгына җавап бирерлек. Татар, рус милли кухнясы, Европа халыклары ашлары тәкъдим ителә. Музейлар, театрлар, спорт сарайлары эшли. Медицина туристлыгы җанлана.

Татарстанның һәм Казанның дөньякүләм танылуына халыкара спорт чаралары да ярдәм итә. Конфедерацияләр кубогы матбугат үзәгендә Казанның туристлык мөмкинлекләре күрсәтелде. Башкалага 2005 елда елына 400 мең турист килгән булса, 2014 елдан инде бу сан 2,5 миллионнан артты. Туристлык кунакханәләрнең генә түгел, сувенирлар җитештерү, китап нәшрияты, җәмәгать туклануы предприятиеләренең эшчәнлеген дә җанландыра. Казанның "Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты" мәктәпләр белән балалар бакчаларын тәэмин итә. Зур спорт чаралары вакытында әлеге департамент та катнаша, татар милли ризыкларын әзерли.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading