16+

Казан мәктәбе янында өләшкән бананнар наркотиклымы?

Социаль челтәрләрдә Казанның Вахитов районындагы бер мәктәбе янында балаларга наркотиклы банан өләшкән төркем турында хәбәр таралды.

Казан мәктәбе янында өләшкән бананнар наркотиклымы?

Социаль челтәрләрдә Казанның Вахитов районындагы бер мәктәбе янында балаларга наркотиклы банан өләшкән төркем турында хәбәр таралды.

Шулай ук Казан мәктәпләре тирәсендә яхшы киенгән бер хатын-кыз укучыларны фотога төшерәм дип ияртеп китә икән дигән хәбәрләр дә ватсап аша килде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлеге шикле хатын-кыз турында беренче тапкыр ишетәләр. Бу хакта гариза булса, алар шунда ук тикшерү эшен башлаячаклар.

Ә менә бананга кагылышлы хәбәр полициягә килгән. Хокук саклаучылар Вахитов районындагы бу мәктәп территориясен тикшергәннәр, камера язмаларын анализлаганнар, шаһитлардан сораштырганнар, бананнарны экспертизага тапшырганнар. Кыскасы, бананда наркотик барлыгы ачыкланмаган. Ә җиләк-җимешне «Изгелек көне» уңаеннан Казанның иҗтимагый оешмаларының берсе тараткан икән. Бу җәмгыятьтәге 19 һәм 40 яшьлек ике кешедән сорау алганнар. Алар флеш-мобны мәктәп администрациясе белән килештермичә оештырган булганнар. Бананнан зыян күрүчеләр ачыкланмаган.

Социаль челтәрләр, ватсап аша таралган хәбәрләрнең күбесе дөреслеккә туры килмәсә дә, тагын бер кат сак булырга кисәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading