16+

Казан мәктәбендәге фаҗигада һәлак булучылары бүген күмәчәкләр

Казан мәктәбендә атыш вакытында һәлак булучыларны чәршәмбе көнне күмәчәкләр, дип хәбәр иткән РИА Новости басмасына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Казан мәктәбендә атыш вакытында һәлак булучыларны чәршәмбе көнне күмәчәкләр, дип хәбәр иткән РИА Новости басмасына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

"Бүген мәрхүмнәрне күмәчәкләр. Якыннары күмү урыннары турында үзләре карар кабул итәчәк. Хакимият күмү чараларын оештырырга ярдәм итә", - диде Галимова.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика хакимияте һәлак булганнарны җирләүне оештыруны үз өстенә алачак.
Сишәмбе көнне, 11 майда, Казанда 175 нче гимназиядә атыш нәтиҗәсендә, Татарстан хакимияте мәгълүматлары буенча, җиде бала һәм ике укытучы һәлак булган, тагын 21 кеше яраланган. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 19 яшьлек егет ут ачкан, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган. Тикшерү комитеты ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү буенча җинаять эше кузгатты, иң югары җәза - гомерлеккә иректән мәхрүм итү. Соңрак РФ Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко журналистларга хәбәр иткәнчә, шикләнелүче Илназ Галявиев мәктәпкә кергәндә кулдан ясалган шартлаткыч җайланманы шартлаткан һәм ату коралын кулланган.

Фото: Лилия Гайнуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading