«Шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләренең саны бинага бәйле булачак. Без белем бирү оешмалары арасында бертөрле биналар булмавын, аларның барысы да төрле-төрле икәнлеген аңлыйбыз», — диде спикер.
Ризванов искәрткәнчә, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләренә эш хакы түләү өчен акча шәһәр һәм республика бюджетларыннан бүленәчәк. Мәктәп укучыларының ата-аналарыннан акча алынмаячак.
Комментарийлар