16+

Казан росгвардиячеләре «Җиңү диктанты»нда катнашачак

Россиянең милли гвардиясе гаскәрләреннән акциядә барлыгы 64 кеше катнашачак.

Россиянең милли гвардиясе гаскәрләреннән акциядә барлыгы 64 кеше катнашачак.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре, лицензия-рөхсәт хезмәте, ТР буенча Росгвардия идарәсенең ОМОН һәм СОБР хезмәткәрләре "Җиңү диктанты" халыкара акциясендә катнашачак, дип хәбәр итә ТР буенча Росгвардия матбугат хезмәте.

Казанда Россия милли гвардиясе гаскәрләреннән акциядә барлыгы 64 кеше катнашачак. Алар чараның башка катнашучылары белән бергә Татарстан Милли музеенда һәм Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музее-мемориалында оештырылган мәйданчыкларда сынау узачак. Диктантны уздыруның тагын өч мәйданчыгы хәрби частьлар клубларында оештырылачак - махсус билгеләнештәге Казан аерым отрядында, моторлаштырылган полкта һәм Росгвардия Идел буе округының мөһим дәүләт объектларын саклау батальонында, дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading