16+

Казан Россия Кубогы финалын кабул итәргә җыена

Казан - зур спорт чараларын уздыру буенча шактый тәҗрибә туплаган шәһәр. Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм башка дөньякүләм, илкүләм ярышларны уңышлы уздырдык.

Казан - зур спорт чараларын уздыру буенча шактый тәҗрибә туплаган шәһәр. Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм башка дөньякүләм, илкүләм ярышларны уңышлы уздырдык.

Быел исә Казан 2015-16 елгы футбол сезоны буенча Россия Кубогы финалын кабул итәргә җыена. Россия футбол берлеге башкарма комитеты әгъзасы Игорь Лебедев хәбәр итүенчә, әлегә финал көне билгеле түгел. Казан беренче тапкыр Россия Кубогы финалын кабул итә. Элегрәк Россия Кубогы Мәскәү, Химки, Ростов-на-Дону, Ярославль, Екатеринбург, Грозный, Каспий һәм Әстерханда үткәрелде.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, әлеге яңалыкны шәрехләп, матчны истә калырлык итеп үткәрү өчен бөтен тырышлыгыбызны куячакбыз, ул чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булачак, ди.
Министр сүзләренчә, быел Казанда FIFA-2017 Конфедерациясе Кубогына жирәбә салу үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading