16+

Казан - Россиянең иң театраль шәһәрләренең берсе

Татарстан башкаласы Россиянең иң театраль шәһәрләре топ-бишлегенә керде. Рейтингка иң яхшы театрлар, туристлар һәм шәһәр халкы арасында популяр шәһәрләр керде.

Шулай итеп, иң театраль шәһәрләр исемлеген Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан һәм Новосибирск ачып җибәрә.

Казанның иң популяр театрлары исемлегенә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, В.Качалов ис. Казан академия рус зур драма театры, Казан яшь тамашачы театры, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры, Болактагы Яшьләр театры һәм башкалар керә

Рейтинг театрларга йөреш һәм фикерләр анализы нәтиҗәләре буенча төзелгән, дип хәбәр итә ТурСтат аналитик агентлыгы. Белгечләр быел Россия театрларына йөреш 7% - 43 млн кешегә кадәр артачак, дип фаразлый.

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде.

чыганак - kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading