16+

Казан Россиянең иң җырларга яратучы шәһәре исемен алу өчен көч сынаша

Казан Россия күләмендә үтә торган караоке-марафонда катнашачак, чараны "Самый лучший день" җырлы комедиясен иҗат итүчеләр оештыра.

Казан Россия күләмендә үтә торган караоке-марафонда катнашачак, чараны "Самый лучший день" җырлы комедиясен иҗат итүчеләр оештыра.


Илнең иң зур сигез шәһәрендә яшәүчеләр масштаблы җыр акциясе барышында үзләренең җырлау осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Казанда исә караоке-эстафета 10нчы октябрьдә үтә. Казан шәһәре администрациясе ярдәме белән оештырыла торган чара Г.Камал исемендәге Татар академия театры каршындагы мәйданда сәгать 14.00 башлана. Соңыннан эстафетага Волгоград һәм Краснодар кушыла. Хәзерге вакытта марафонда Төмән алда бара, хорда 975 кеше катнашкан.

Чарада катнашу өчен теләге булган һәр кешегә karaoke@bazelevs.ru электрон адресына - үзең яшәгән шәһәр исеме, исем, фамилия һәм элемтә өчен телефон номеры күрсәтелгән гариза юлларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading