16+

Казан Сабантуенда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшли

Бүген «Дәрвишләр» торак комплексындагы Каенлыкта узган Сабантуйда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли.

Бүген «Дәрвишләр» торак комплексындагы Каенлыкта узган Сабантуйда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли.

Бу хакта Казанда урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.

Автоном чатырда теләгән һәркем контракт буенча хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат ала, гариза бирә һәм беренчел сайлап алу үтә ала.

«Теләге булган һәркем контракт буенча хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен белә ала. Без хәзерге вакытта комплектланучы өстенлекле хәрби частьләр турында сөйләячәкбез. Шулай ук беренчел сайлап алу чараларын да үтәргә мөмкин. Биредә үк Калашников автоматы һәм ике граната макеты тәкъдим ителгән. Теләге булганнар килеп күрә, тотып карый, шулай ук үзен автомат сүтеп җыюда сынап карый ала. Шулай ук монда РФ Кораллы көчләре хәрбиләре экипировкасының үрнәк макеты һәм хәрби җиһазлар комплекты тәкъдим ителгән», – диде ул.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Бу акчалар РФ Саклану министрлыгы бирә торган 195 мең сум түләү белән кушыла. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алганда, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Бу чаралар факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстан территориясендә контракт төзергә булган барлык гражданнарга кагыла, шул исәптән чит ил кешеләренә дә. Аларга закон нигезендә ИНН һәм РФ гражданлыгын алуда ярдәм күрсәтеләчәк. Татарстан контрактчыларын хәрбиләрнең теләкләрен исәпкә алып яхшыртылган экипировка белән тәэмин итәчәкләр.

Финанс ярдәменнән тыш, яңа патриот-контрактчыларга оештыру ярдәме (Казанда узган елдан «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли), барлык республика һәм федераль ташламалар, хәрбинең үзенә һәм аның гаилә әгъзаларына ярдәм итү һәм реабилитацияләү чаралары гарантияләнә. Хезмәткәре контракт төзегән предприятие аның эш урынын саклый һәм хезмәт хакы түли, кирәкле бар нәрсә белән тәэмин иткән, хәрбинең гаиләсен үз канаты астына ала.

Республика, контрактчыларның үтенечләреннән чыгып, даими рәвештә ярдәм күрсәтә: төрле җиһазлар, беренчел кирәк-ярак әйберләр һәм башка күп нәрсәләр җибәрелә. Махсус операция зонасында контрактчыларга ай саен Саклану министрлыгыннан 210 мең сумнан алып акча түләнә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8843 221 44 52. Шулай ук 8800 222 59 00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading