16+

Казан шәһәре мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә 900дән артык кеше дәресләргә йөри

      Татар меценатларының традицияләрен дәвам итеп, мөселман эшмәкәрләре ихтыяҗы булган имамнарга һәм хәзрәтләргә ярдәм итә.

      Татар меценатларының традицияләрен дәвам итеп, мөселман эшмәкәрләре ихтыяҗы булган имамнарга һәм хәзрәтләргә ярдәм итә.

Бүгенге көндә республикабызның 13 районында һәм шулай ук Казан шәһәре мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә 900дән артык кеше дәресләргә йөри. Бер хәзрәткә атнасына 2 мең сум акча түләнә. Белем бирү бушлай. Шәкертләр Ислам дине нигезләрен, гарәп телен, намаз уку кагыйдәләрен, Коръәнне һәм башка гыйлемнәрне өйрәнә.

 “Без һәр көнне “вакыйгалар урыны”ннан видео һәм фотолар алабыз, олыларның һәм балаларның тырышып шөгыльләнгәннәрен, хөрмәтле остазларның ихласлык белән шәкертләргә гыйлем бирүләрен күрәбез, – дип сөйли Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең башкарма директоры, проектның җитәкчесе Рөстәм Вәлиев. – Бүген, һәркем өчен борчулы вакытта, халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүне дәвам итүебез мөһим. Аллаһы Тәгалә турында булган хакыйкый гыйлемнәр генә бу тынычсыз вакытта нык булып калырга ярдәм итәр. Хәдистә болай дип әйтелгән: “Кешене хакыйкый юлга күндерә торган һәм аны һәлак итә торган нәрсәләрдән саклый торган гыйлемнәрдән кала, берәү дә кыйммәтлерәк нәрсәгә ия булмаган” (имам Әт-Тәбарәни)”.

     Хәзер проектта 26 хәзрәт катнаша, яңа гаризалар һәр көн диярлек кабул ителә. Ассоциациясенең Хәйрия фонды бер генә үтенечне дә игътибардан читтә калдырмаска тырыша, зур тырышлык белән куйган максатына – Ислам дине кыйммәтләрен таратуга тугрылык күрсәтә. Теләге булган һәркем Аллаһы ризалыгы өчен проектка ярдәм итә, изге эшкә үз өлешен кертә ала. Белешмәләр өчен телефон: +7 (986) 902-06-06 (Рөстәм Вәлиев).


Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды – Ислам фәнни һәм белем бирү проектларына, финанс яктан авыр хәлдә калучы кешеләргә матди ярдәм күрсәтү.
•    “Авылларга ярдәм” проекты – Татарстан Республикасы авылларының мохтаҗ гаиләләрен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү.
•    “Гаилә дәресләре” проекты – Татарстанда Ислам дине фәннәрен укытучыларга матди ярдәм күрсәтү.
•    Республиканың сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләре ачу.
•    Мәчет һәм мәдрәсәләр төзелешендә ярдәм күрсәтү.
Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе apmrf.ru – Россиянең мөселман эшмәкәрләрен берләштерә торган платформа.
Аның әгъзалары Россия икътисадының төп тармакларында: туризм, төзелеш, нефть-газ чыгару һәм эшкәртү, агач эшкәртү, IT-өлкә, ритейл, җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм башкаларда үз эшчәнлекләрен алып баручы урта һәм кече бизнес вәкилләре. 
 

реклама хокукларында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading