16+

Казан әтиләре парадка чыкты

Казанда беренче мәртәбә «Папа фест» дип аталган әтиләр бәйрәме оештырылды. Ул Горький исемендәге ял паркында узды. Бәйрәм әтиләр парады белән башланып китте, анда үзләренең балалары белән биш йөзләп әти килгән иде.

Казанда беренче мәртәбә «Папа фест» дип аталган әтиләр бәйрәме оештырылды. Ул Горький исемендәге ял паркында узды. Бәйрәм әтиләр парады белән башланып китте, анда үзләренең балалары белән биш йөзләп әти килгән иде.

- Балалар белән әтиләр арасын якынайту өчен шундый чара уздырырга булдык, - ди «Союз отцов» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге җитәкчеләренең берсе, үзе дә биш бала әтисе һәм биш оныкның бабасы Юрий Солинов. - Минем әти заводта ике смена эшләсә дә, без балаларына вакыт таба, футболга да, балыкка да алып бара иде. Әти белән бергә уздырган ул вакытлар - балачакның иң рәхәт мизгелләре. Хәзерге заманда аталар, балалар арасы ерагая бара. Бу бик куркыныч. Менә шуны барлык әтиләргә дә аңлатасыбыз, ата булуның бик җаваплы һәм бик рәхәт булуын төшендерәсебез килде.


Әтиләр фестиваленә килүчеләр арасында бу җаваплылыкны тоючылар шактый иде. Марат Юнысов бәйрәмгә зур гаиләсе белән килгән. 18нче татар гимназиясендә укучы кызы Рания белән улы Таһирның шатлыклары эчләренә сыймый. Төпчекләре Даниягә дә әти янында бик рәхәт.



- Баланы тәрбиялим дип, әллә ни эшлисе юк. Үзең нинди - алар шундый. Бүгенгедәй чаралар бик кирәк. Яшерен-батырын түгел, балалар белән бик аз аралашабыз. Мин дә искәрмә түгел. Мин эштән арып кайтканда, алар инде күп вакытта йоклаган була. Кечкенә чакта балаларыңны тыңларга вакыт тапмасаң, аннары алар синең янга килеп тә карамыйлар. Ярдәмне дә, киңәшне дә урамнан эзли башлыйлар. Бүген бик сөенеп, бөтен эшне читкә куеп килдем. Эш бетми ул. Ләкин әти-әнинең иң төп вазифасы - балалар тәрбияләү, - ди Марат Юнысов.

Әтиләр фестивалендә катнашучыларның барысы да шулай уйлыйдыр. Югыйсә көзге болытлы шимбә көнендә гаиләләрен җитәкләп паркка килмәсләр иде. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров та улы Камил белән килгән иде парадка.

- Республикабызда гаиләләргә мөнәсәбәт җылы. Әйбәт гаиләләрне башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә тырышабыз. Кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт төзергә һәм бала үстерергә тиеш. Әлеге эшләрнең иң авыры - өченчесе, - ди министр урынбасары.
Әтиләре белән килгән балаларга зирәклектә, җитезлектә көч сынашырга, спорт уеннарында катнашырга җай чыкты. Концерт та күңелле булды.

Әтиләр фестивале 14 октябрь -шимбә көнне узды. Ә 15 октябрьне ил буенча әтиләр көне дип билгеләргә кирәк дигән тәкъдим дә яңгырады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading