16+

Казан трамвай һәм троллейбуслары инвалидлар өчен уңайлы булачак

Казанда 5 нче маршрутка тагын бер яңа трамвай вагоны чыгарылачак.

Казанда 5 нче маршрутка тагын бер яңа трамвай вагоны чыгарылачак.

Ел башыннан Казанга Чиләбенең Усть-Катав вагон төзү заводында җитештерелгән "71-623-02" модельле 10 яңа трамвай кайтартылды. Трамвай вагоннары инвалидлар өчен уңайлы итеп эшләнелгән: идәннәре, керү баскычы заманча, тиешле биеклеккә күчә ала торган итеп көйләнгән.

Шәһәр шулай ук 40 яңа троллейбус та сатып алган. Трамвайларның - 50, ә троллейбусларның 86 %ы ярым-тәбәнәк идәнле итеп корылган. Бу мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңайлы булсын өчен эшләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading