16+

Казан түрәләре мәктәп ашханәләрен тикшерә башлады

Казан түрәләре мәктәп ашханәләрен тикшерергә кереште. «Контроль» төшке ашлар вакытында ачыкланган барлык җитешсезлекләрне 1 сентябрьгә төзәтәчәкләр. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа уку елы башланганчы Казан мәктәпләрендә «контроль» төшке ашлар вакытында ачыкланган барлык җитешсезлекләрне дә төзәтергә кирәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Башкарма комитет вәкилләре мәктәп ризыгында кайбер җитешсезлекләр тапты инде. Әйтик, «ланч-бокс» туклану системасы кулланыла торган мәктәпләрдә түрәләр ризыкның салкын, фрикаделька һәм кәтлитләрнең тәмсез, шулай ук сыер итенең каты булуына зарланган.

«Моннан ун ел элек булдырылган укучыларны мәктәптә ашату системасы актуальләштерү, төзәтмәләр кертү, шәһәр хакимияте һәм мәктәп администрациясенең җитди игътибарын таләп итә», - дип искәртте Казан мэры Илсур Метшин.

Мәктәпләрдә «контроль» төшке ашлар май ахырына кадәр дәвам итәр дип көтелә, ә яңа уку елыннан бу эш яңадан башланачак. Моннан тыш, киләсе уку елында мәктәп ашханәләрендә 45 миллион сумга җиһазларны яңартырга һәм 11 миллион сумга җитешмәгән савыт-саба сатып алырга ниятлиләр, дип искәрттеләр мэриядә.

чыганак - "Татар информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading