16+

Казан циркына яңа җитәкче билгеләнде

Ярты елдан соң Казан циркына, ниһаять яңа директор табылды. Бу вазифага Рамил Шәрифуллин билгеләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Ярты елдан соң Казан циркына, ниһаять яңа директор табылды. Бу вазифага Рамил Шәрифуллин билгеләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, директор вазифасына игълан ителгән конкурста җитәкче кәнәфиенә Сергей Нестеров белән Рамил Шәрифуллин дәгъва кылган булган. Нәтиҗәдә Нестеров директор урыныннан баш тарткан.

Министр Рамил Шәрифуллинның элеккеге цирк директоры Дамир Шәрифуллинның улы булуын да искәртеп узган. Соңгысы директор вазифасыннан узган елның июль аенда киткән иде. Директорлыкка конкурс ике этапта узды. Жюри составында Вернадский проспектындагы Зур Мәскәү дәүләт циркы генераль директоры Эдгард Запашный да чакырылган иде. Беренче этапта барысы унике кеше катнашты. Аның нәтиҗәсендә Мәдәният министрлыгы лаеклы кандидатны таба алмады. Икенче этапта биш кеше дәгъва кылды.

Тагын бер яңалык: Казан циркы прокат мәйданчыгы гына булуыннан туктап, аның үз труппасы төзеләчәк икән. Цирк бинасына ремонт ясалганда, баштан ук шуның турында уйланылган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading