16+

Казан циркында филләр сугышуның сәбәбе нидә?

Хайваннарда да матриархат бар икән, баксаң.

Хайваннарда да матриархат бар икән, баксаң.

Мәскәүдәге Никулин циркы дрессировщигы 21 март көнне Казан циркында филләр сугышуы турында үзенең фаразларын белдерде. Андрей Дементьев-Корнилов РЕН ТВ каналына биргән интервьюсында низаг, мөгаен, ана филләр арасында чыккандыр, чөнки Россиядә фил аталар юк икән, дип сөйләгән.
Матриархатның билгеләнгән системасы буенча бу төр хайваннарда вакыт-вакыт мондый низаглы хәлләр булгалый икән - филләр шул рәвешле өйдә кем хуҗабикә икәнен ачыклый. Шул ук вакытта мондый төр "аңлашулар" циркта гына түгел, табигатьтә дә килеп чыга, дип билгеләгән Дементьев-Корнилов.

Дрессировщик сүзләренә караганда, хайваннарның гамәлләрен алдан ук белеп һәм нидер фаразлап булмый, дип аңлатты.  Алай да циркларда хайваннарның характерларын белгәнгә, аларны төрле читлекләргә урнаштырырга тырышалар. Шуңа да карамастан, Мәскәү белгече филләрне акыллы, ә Казан дрессировщигын намуслы дип атады.
Белгеч сүзләренчә, филләрне диңгез буена ял итәргә алып чыгарга, аларда уңай хис-кичерешләр тудырырга кирәк.

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading