16+

Казан туристлар иң күп килә торган шәһәрләр исемлегенә кергән

Казан - 8 март бәйрәмендә туристлар күп килә торган иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

Казан - 8 март бәйрәмендә туристлар күп килә торган иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

Бәйрәм көннәрендә сәяхәт итү өчен популяр шәһәрләр исемлеге башында Санкт-Петербург һәм Мәскәү тора. Беренче унлыкка Сочи, Екатеринбург, Ярославль, Псков, Сергиев Посад, Выборг һәм Тверь шәһәрләре кергән.

Казанда март аенда ял итү өчен туристлар уртача өч төнгә киләләр һәм тәүлегенә 3,1 мең сум түлиләр.

Беренче унлыкка кергән шәһәрләр арасында иң арзан яшәү – Псков шәһәрендә (тәүлегенә 2,5 мең сум), ә иң кыйбатлысы – Сочида (3,6 мең сум).

Рейтинг Tvil.ru торак броньлау сервисының 7 марттан 12 мартка кадәр кунакханәләр һәм аппартаментларны броньлау мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading