16+

Казан ТЮЗын үзгәрешләр көтә

Казан Яшь тамашачы театрын (ТЮЗ) үзгәртүдә син дә үз өлешеңне кертә аласың.

Казан Яшь тамашачы театрын (ТЮЗ) үзгәртүдә син дә үз өлешеңне кертә аласың.

2017 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов театрга кунакка килгән иде. Шул вакытта биредә балалар һәм яшьүсмерләр өчен театр сәнгате буенча белем бирүче үзәк ачылачак дигән карар кылынды. Биредә шулай ук яңа сәхнә, музей, ачык фестиваль мәйданчыгы, студия һәм иҗади остаханә булачак.

Бүген театрда дәүләт грантлары ярдәмендә «Создавая театр» дигән лаборатория, «Театралка» яшьүсмерләр өчен театр студиясе һәм «Бәби-театр» эшли инде.

Хәзер театр эче үзгәрешләр кичерәчәк.

Шул уңайдан театр җитәкчеләре халык арасында сораштыру үткәрә. «Казан ТЮЗын киләчәктә ничек итеп күрәсегез килә?» шушы сорауга кагылышлы теләк-фикерләрегезне түбәндәге сылтама белән җибәрә аласыз. Сораштыру 20 декабрьгә кадәр үткәреләчәк.

Анкета

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X