16+

Казан университетында бушлай татар теле курслары башлана

Казан федераль университетында татар теле өйрәнү буенча бушлай курслары узачак. Аларны тыңлаучылар бер ай дәвамында телне өйрәнеп кенә калмыйча, татар халкының мәдәнияте белән дә танышачаклар. Курслар 10 ноябрьдән башлана.

Казан федераль университетында татар теле өйрәнү буенча бушлай курслары узачак. Аларны тыңлаучылар бер ай дәвамында телне өйрәнеп кенә калмыйча, татар халкының мәдәнияте белән дә танышачаклар. Курслар 10 ноябрьдән башлана.

Татар теле буенча дәресләр 2010 елдан бирле уздырылып килә.  Аларны Казан университеты профессорлары, доцентлары алып бара. Курсларга 100дән артык кеше язылган инде. 10 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан ур., 2 йортта) 18.00 сәгатьтә кереш дәрес үткәрү планлаштырылган. Оештыручылар курсларга 20 ноябрьгә кадәр кушылырга мөмкин дип хәбәр итә. Моның өчен сылтама буенча онлайн теркәлү үтәргә кирәк.

Тыңлаучылар телне белү дәрәҗәсенә карап төркемнәргә бүленәчәк: башлангыч һәм дәвамлы. Һәр төркемдә 15 кеше булачак. Быел татар теле курслары интенсив форматында узачак – дәресләр атнага өч тапкыр, 17.30 дан 20.40ка кадәр планлаштырылган. Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Дәресләр 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Без коммуникатив методика буенча укытабыз. Татар телендә тыңларга, укырга, сөйләшергә һәм язарга өйрәтәбез», – дип сөйли КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова. Ул укыту программасына мәдәни компонент та кертелүен билгеләп үтте. Курсларны тыңлаучылар институтта үткәрелә торган милли чараларга җәлеп ителә, спектакльләргә йөри.

“Һәр кешенең үз мотивациясе бар: кемдер туган телен өйрәнергә тели, кемдер татар телендә дуслары белән аралашырга тели, кемгәдер балаларына татар телен өйрәнүдә булышырга кирәк. Яшьләрнең дә татар телен үзләштерүгә тартылуы куанычлы хәл. Безнең курсларны тыңлаучыларның күп өлеше – студентлар. Чит ил кешеләре дә килә, әйтик, Африка илләре вәкилләре курсларда булдылар. Татар телен кытайлар да бик ярата. Татар телен белү модага әверелә”, – диде Әлфия Йосыпова.

Курс ахырында укучылар тест тапшыра. Программаны уңышлы үзләштергән кешеләр КФУда курсларны тәмамлау турында сертификат алачак. Бушлай татар теле курслары турында 293-94-52 номеры буенча  белешергә яки  cdppo@mail.ru электрон адрес буенча язарга була. 
Татар телен өйрәнү курслары Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка халыкларның телләрен үстерү һәм саклау дәүләт программасы нигезендә үткәрелә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading