16+

Казан урамында кызылга чыгып барганда, бер хатын-кыз һәлак була

Фаҗигане күргән кешеләр әйтүенчә, хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе булган.

Казан урамында кызылга чыгып барганда, бер хатын-кыз һәлак була

Фаҗигане күргән кешеләр әйтүенчә, хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе булган.

Казанда светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан хатын-кызны машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
«Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Декабристлар урамындагы 2нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, хатын-кыз светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыккан», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Фаҗигане күргән кешеләр әйтүенчә, хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе булган. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшләгән. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading