16+

Казан вертолетлары Россия Оборона министрлыгына тапшырылган

Казан вертолет заводы җитештергән вертолетлар Россия Оборона министрлыгына тапшырылган, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Вертолетлар барлык сынауларны да үткән.

Казан вертолет заводы җитештергән вертолетлар Россия Оборона министрлыгына тапшырылган, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Вертолетлар барлык сынауларны да үткән.

"Россия вертолетлары" холдингы үз техникасын һәрдаим камилләштерергә тырыша. Хәзерге вакытта Россиянең Оброна министрлыгы мөрәҗәгате буенча, Ми-8МТВ-5-1 вертолетлары модернизацияләнә. Машинаны пилотаж-навигация һәм радиоэлектрон җиһазлар белән җиһазландыру, аңа ярдәмче көч җайланмасы кую каралган. Шуның нәтиҗәсендә без хәрби ведомствога камилләштерелгән югары сыйфатлы вертолет тәкъдим итәчәкбез", - ди "Россия вертолетлары" холдингының сату буенча генераль директор урынбасары Владислав Савельев.

Ми-8МТВ-5-1 хәрби-транспорт вертолеты Россиянең төрле көч структураларына тапшырыла. Ул 4 тоннага кадәр авырлыктагы йөкне һәм техниканы күчерә ала. Бу вертолетлар эзләү-коткару операцияләре һәм башка максатларда да кулланыла. Алар заманча элемтә комплекслары белән җиһазланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading