16+

Казан янәшәсендәге бистәләргә игътибар артачак

Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, якындагы киләчәктә бу мәсьәлә буенча мэрия Рөстәм Миңнехановка башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирәчәк. 

Казан янәшәсендәге бистәләргә игътибар артачак

Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, якындагы киләчәктә бу мәсьәлә буенча мэрия Рөстәм Миңнехановка башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирәчәк. 

Татарстан башкаласының транспорт инфраструктурасы проблемалары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан мэры Илсур Метшин мәгълүмат бирде.

Казан мэры Зур Казан боҗрасы төзелеше өчен рәхмәт әйтте. Шул ук вакытта ул гражданнардан шәһәргә кергәндә һәм шәһәрдән чыккандагы кыенлыклар турында күп мөрәҗәгатьләр килүе турында хәбәр итте. Беренче юнәлеш Питрәч районының Көек авылы.

Ул билгеләп үткәнчә, Питрәч районы кешеләре эшкә Казанга күпләп йөриләр. Моннан тыш, шул ук юнәлештә Салмачының 100 меңләп кешесе дә кыенлыклар кичерә.  

Бу мәсьәләне хәл итү буларак, Илсур Метшин Богородскийга кадәр юл салырга һәм М7 трассасына чыгарга тәкъдим итте. Озак сроклы перспектива турында әйткәндә, диде Казан мэры, бу – Вознесенье трактын проектлау.

Моннан тыш, Салмачыны һәм Габишевоны әйләнеп узучы проектланган радиаль юл Салмачы, Габишево, Көек торак пунктлары кешеләренә Вознесенье трактына чыгу мөмкинлеге бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә транспорт инфраструктурасы эшләнмәләрен әзерләргә һәм киләсе елга Богородский янында М7гә кадәр юл аермасы төзүне планлаштырырга кушты.

Аннары Илсур Метшин Горький шоссесы юнәлешен һәм Дәрвишләр юнәлешен үстерү турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә дә эшләрне башларга йөкләмә бирде. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Салават Күпере микрорайоны корылышлары юнәлешендә дә хәл итәсе мәсьәләләр бар. Җәмәгать транспортын үстерү буенча анда киләчәктә йә трамвай юлы узыдырырга, йә метробуслар җибәрергә кирәк.

Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, якындагы киләчәктә бу мәсьәлә буенча мэрия Рөстәм Миңнехановка башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирәчәк. 

«Без тарихи үзәкне үстерү һәм саклап калу мәсьәләләрен еш карыйбыз, әмма шул ук вакытта торак микрорайонарын да онытмаска кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. -  Гражданнарыбыз өчен уңайлы яшәү шартлары тудырырга, барлык инфраструктураны, шул исәптән транспорт инфраструктурасын да исәпкә алып, уңайлы мохит формалаштырырга кирәк

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading