16+

Казан янында өч машина бәрелешкән: үлүче һәм зыян күрүчеләр дә бар

Казан кырыендагы Боровое Матюшино янында, өч машина бәрелешеп, һәлакәттә бер кеше үлгән, балалар зыян күргән.

Казан янында өч машина бәрелешкән: үлүче һәм зыян күрүчеләр дә бар

Казан кырыендагы Боровое Матюшино янында, өч машина бәрелешеп, һәлакәттә бер кеше үлгән, балалар зыян күргән.

Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр иткән.

Юлда “БМВ X6”, “Шевроле Круз” һәм 15нче модельле “Лада” бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренчә, алган җәрәхәтләрдән “Шевроле” йөртүчесе урында ук һәлак булган.

Шаһитлар әйтүенчә, зыян күргән ике бала “БМВ”да бара торган булган. Аларның берсенә 6-7 яшь тирәсе, икенчесенә бер яшь тә тулмаган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

Социаль челтәрләрдәге фотолардан күренгәнчә, машиналар җитди җимерелүләр алган. Шаһитлар бәрелгәннән соң “Шевроле”ның шунда ук янып киткәнлеген әйткән.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading