16+

Казан янында ишкәксез калган сәрхүш балыкчыларны коткарганнар

Идел елгасының, Казан тирәсендә исерткеч эчемлекләр кулланган балыкчыларны коткарганнар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе мабугат хезмәте.

 Кичә иртән 112 номерына резина көймәдәге 3 балыкчыны агым алып киткән, дигән хәбәр килгән. Саксызлык аркасында, ирләр ишкәләрен дә югалткан булганнар.

Коткаручылар берничә сәгатьтән Идел елгасының Займище бистәсеннән 300 метр тирәсе булган урынында балыкчыларны тапканнар. Исерек ирләр үзләрен агрессив тоткан, аларны ярга алып чыкканнан соң, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото: Татар-информ
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading