16+

Казан янындагы коточкыч һәлакәттә гомере әзелгән баланың әнисе дә үлгән

Казан янындагы алты машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе хастаханәдә үлгән.

Казан янындагы коточкыч һәлакәттә гомере әзелгән баланың әнисе дә үлгән

Казан янындагы алты машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе хастаханәдә үлгән.

Әлеге юл һәлакәтендә аның кызының гомере өзелгән иде инде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтанып, «Татар-информ» яза. «Авария урынында һәлак булган өч яшьлек кызның әнисе – 34 яшьлек хатын-кызның йөрәге тибүдән туктады. Табиблар караганнан соң, аның ирен өенә кайтарып җибәрделәр. Тагын бер бала – 8 яшьлек малай — Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр хәлдә реанимациядә ята», - диелә хәбәрдә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы аваринең нечкәлекләре турында сөйләгән «Яңа Николаевка бистәсе янында Белоруссиядән килүче «Вольво» ярымтагылмалы йөк машинасы светофорның яшел уты янганын көтеп торган «Шевроле Круз» автомобиленә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле - «Приора»га, «Приора» исә «Ниссан»га килеп сыланган. Үз чиратында, «Ниссан» каршы як полосага чыгып, «ГАЗель» һәм «Фольксваген Поло» автомобильләре белән бәрелешкән», - дип белдергәннәр министрлыкта. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Шевроле»да барган өч яшьлек кыз шунда ук һәлак булган. Шушы ук автомобильдәге сигез яшьлек тагын бер баланы авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading