16+

Казан янындагы районнарның берсе "глава"сыз калды

Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы башлыгы вазифасыннан китте.

Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы башлыгы вазифасыннан китте.

Рөстәм Кәлимуллин белән бер үк вакытта Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин да отставкага китте.

Татарстанның Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бүген үз вазифасыннан китте. Район советы депутатлары район башлыгының отставкасын кабул итте, совет утырышы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.

Рөстәм Кәлимуллин белән бер үк вакытта Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин да отставкага китте. Район җитәкчелеге моңа кадәр Татарстанның Апас районы башлыгы вазифасын биләгән Равил Хисаметдиновны кабул итте.

Шуннан соң депутатлар алдына Рөстәм Кәлимуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә куелды. Тәкъдим бертавыштан кабул ителде, районның элеккеге башлыгына яңа вазифасында - РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат сыйфатында уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләделәр.

Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы башлыгы вазифасында 11 ел эшләде.

Чыганак
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading