16+

Казан яшь тамашачы театрында “Ибраһим әфәнде” спектакленең премьерасы булды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Казан яшь тамашачы театрында француз язучысы Эрик Эммануэль Шмиттның "Ибраһим әфәнде һәм Коръән чәчәкләре" әсәре буенча "Ибраһим әфәнде" ("Господин Ибрагим") спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.

"Ибраһим әфәнде" спектакле терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча дәүләт программасы кысаларында куелган. Спектакльдә толерантлык, дуслык темасы күтәрелә.

Төп герой - Моисей ролендә Татарстанның атказанган артисты Алексей Зильбер. Моисейның әтисе һәм Ибраһим әфәндене Татарстанның халык артисты Михаил Меркушин башкара. Ике хатын-кыз - Ана образы һәм Кыз образында - Гүзәл Шакирҗанова.

16 яшьлек егет булып күренергә тырышкан 13 яшьлек малай - яһүд малае Моисей-Момо Парижның Зәңгәр урамында әтисе белән генә яши. Әнисе ул тугач ук аны ташлап киткән. Бер өйдә ике ялгыз кеше гомер кичерә. Моисей әтисеннән якты йөз дә күрми, җылы сүз дә ишетми. Кечкенә кибет хуҗасы гарәп карты суфый Ибраһим әфәнде белән танышу аның тормышына ниндидер үзгәреш кертә. Малай үзенә дус, киңәшче һәм остаз таба...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading