16+

Казан югары уку йортларында кемнәр белем ала?

Казан югары уку йортларында чит ил һәм чит шәһәр студентлары үзебезнекеләргә караганда өч тапкыр күбрәк.

Казан югары уку йортларында чит ил һәм чит шәһәр студентлары үзебезнекеләргә караганда өч тапкыр күбрәк.

Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Җирле вузларда күбрәк Кытайдан, Һиндстаннан, Төрекмәнстаннан һәм Үзбәкстаннан килгән студентлар белем ала.
Кабул итү компаниясе быел 20 июньдә башланды, ул 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Колледжларда абитуриентлардан гаризалар кабул итү 1 июльдән 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан югары уку йортларында быел бакалавриат һәм специалитетның белем бирү программалары буенча укуга кабул итүнең контроль саннары күләме сизелерлек артты, 20 136 бюджет урыны бүлеп бирелде - бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка диярлек югарырак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading