16+

Казан үзәгендә куркыныч һәлакәттә биш кеше авыр тән җәрәхәтләре алган

Тимер өеменә калган автомобильдән кешеләрне коткаручылар гына ала алган.

Тимер өеменә калган автомобильдән кешеләрне коткаручылар гына ала алган.

Островский һәм Миңнуллин урамнары киселешендә җитди авария нәтиҗәсендә биш кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Анда Mitsubishi белән Hyundai кара-каршы бәрелешкән. Дүрт пассажир һәм аңсыз хәлдәге Mitsubishi йөртүчесен җимерелгән машина салоныннан коткаручылар гына ала алаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, юл чатында Hyundai автомобиле йөртүчесе светофорның кызыл утына килеп чыккан һәм 18 яшьлек егет идарә иткән Митсубици машинасына килеп бәрелгән. Бәрелү аркасында Митсубици баганага бәрелгән.

Хюндай машина йөртүчесе вакыйга урыныннан качкан. Аны полиция эзли. Авария шаһитләрен 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Фото: http://tatarstan24.tv видеосыннан скриншот

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading