16+

Казан үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнә

Казан үзәгендә Евразия икьтисадый берлегенең хөкүмәтара советы үткәрелүгә бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Казан үзәгендә Евразия икьтисадый берлегенең хөкүмәтара советы үткәрелүгә бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Казан үзәгендә пәнҗешәмбе һәм җомга, 29 һәм 30 апрельдә, кайбер участокларда транспорт хәрәкәте чикләнергә мөмкин. Бу Татарстан башкаласында Евразия икътисади берлегенең хөкүмәтара советы утырышын уздыру белән бәйле.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе шәһәр халкын һәм кунакларын регулировщикларның сигналларын үтәргә һәм вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карарга чакыра, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.

Чарада Россия премьер-министры Михаил Мишустин, шулай ук Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан хөкүмәтләре башлыклары катнашачак. ЕАЭС хөкүмәтара советы утырышында хөкүмәт башлыклары интеграцияләүнең актуаль бурычлары турында фикер алышачак.
Иртәгәдән Казанда Белинский, Гагарин һәм Голубятников урамнары буйлап автомобиль юллары хәрәкәтен чикләячәкләр.

Фото: http://kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading