16+

Казан үзәгендә коточкыч янгын чыккан

Эш атнасы көчле янгын белән башланды. Бүген Казан үзәгендә, Университет урамындагы 22нче йортта офис бинасы янды.

Казан үзәгендә коточкыч  янгын чыккан

Эш атнасы көчле янгын белән башланды. Бүген Казан үзәгендә, Университет урамындагы 22нче йортта офис бинасы янды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, янгын сәгать 8.40та башланган. Шуннан соң администрация бинадагы кунакларны һәм персоналны (бу якынча 30лап кеше) эвакуацияләгән. Янгынның бинаның икенче катына өстәп корылган мансард өлешендә таралганлыгы билгеле.
Ут телләре 400 квадрат метр мәйданны камап алган. Янгын сүндерүчеләр бөтен көчләрен утны сүндерүгә куя. Моның өчен аларга бер сәгатьтән кимрәк вакыт кирәк булган. Янгын сүндерүдә 97 кеше һәм 30 техника җәлеп ителгән. Шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 80 кеше һәм 24 техника эшләгән. Янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе полковник Руслан Сәлимуллин сүзләренә караганда, ут белән көрәшүгә автомобиль хәрәкәте комачаулаган. Шуңа күрә, «кызыл әтәч» белән көрәшкән вакытта, Университет һәм Пушкин урамнарын ябарга туры килгән.
Янгынны сүндергәннән соң, биредә тикшерүчеләр төркеме эшли башлаган. Алар янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыкларга тиеш булачак. Моның өчен аларга өч көн вакыт таләп ителергә мөмкин. Алдан билгеле булган фаразлар буенча, янгынның сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин.

 

 

Видео: социаль челтәр

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading