16+

Казанда 1 июньнән коену сезоны ачыла

1 июньнән муниципаль пляжларда һәм рөхсәт ителгән ял урыннарында коену сезоны ачыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов җиткерде. Быел "Локомотив", "Тирән күл", "Түбән күл", "Комсомол күле" һәм Аккош күлендә, "Зөбәрҗәт күле" һәм Җиңү паркы күлендә коенып булачак. Алар 27 майда Казан...

Коену сезоны башыннан алып 30 августка кадәр һәр муниципаль пляжда һәм рөхсәт ителгән ял урыннарында коткаручы һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Аларның эш режимы иртәнге сәгать 9дан кичке 8гә кадәр. Кизү торачак 60 коткаручының 43е студентлар булачак. Яшьләр "Матрос - коткаручы" программасы буенча өйрәнү узган.

Рөхсәт ителмәгән урыннарда коенып, бәхетсезлеккә очрамас өчен кисәтү аншлаглары, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре күрсәтелгән стендлар куела, 28 мең листовка һәм плакат таратыла. Шулай ук ял итүчеләрне йөзәргә һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр.

Казан мэры Илсур Метшин санкцияләнгән ял урыннарында соңгы биш елда батучыларның булмавы күп нәрсә сөйли, дип билгеләп узды.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading