16+

Казанда 12 яшьлек баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүле юл кичүендә баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр дип яза "Татар-информ". Юл-транспорт һәлакәте 30 мартта көндез Копылов урамында булган.

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүле юл кичүендә баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр дип яза "Татар-информ". Юл-транспорт һәлакәте 30 мартта көндез Копылов урамында булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте Копылов урамы 18 нче йорттан ерак түгел урында булган. 12 яшьлек кыз бала юл аша светофорның яшел уты янган вакытта чыккан. Шул вакытта аны билгесез автомобиль бәрдереп кача. Һәлакәт аркасында кыз бала аягын имгәтә.

Казанның Дәүләтавтоинспекциясе, һәлакәтне күреп калучылар булса, (843) 5-333-848 һәм 5-333-851 телефон номерлары аша элемтәгә керүләрен сорый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading