16+

Казанда 1224 балага исәпләнгән, күптән көтелгән мәктәп киләсе елга ачыла

Җиңү Проспекты, 2нче Азино урамында яшәүчеләр үзләре янында ачылачак мәктәпне зарыгып көтә. Бу хакта халык җитәкчелеккә дә берничә кат мөрәҗәгать итте. Төзелеш эшләре берара туктап торганнан соң, хәзер биредә эш гөрли. Мәктәп төзелеше белән танышырга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да килеп китте.

Яңа мәктәп 1224 балага исәпләнгән. Бина өч катлы булыр дип көтелә. Мәктәптә ике бассейны булган спорт белән шөгыльләнү блогы ясаячаклар, шулай ук башлангыч сыйныф белән өлкән сыйныфлар өчен аерым блоклар каралган. Мәктәп төзелешен "Ак таш" ширкәте алып бара. Илсур Метшин: " Мәктәп беренче чиратта, сыйфатлы төзелергә тиеш. "Ак таш" төзегән барлык балалар бакчаларына әти-әниләр генә түгел, бакча мөдирләре дә рәхмәтле. Бу бина төзелешенә әлеге подрятчы оешма алынуына сөенәм, - ди мэр. Мәктәп киләсе елның көзендә ишекләрен ачар дип планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading