Шуны да әйтергә кирәк, триатлон ярышларында ТР Спорт министры Владимир Леоновның да катнашуы көтелә. Ул бер дә мондый чаралардан читтә калмый, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Оештыручылар әйтүенчә, триатлон ярышларын үткәрү өчен Түбән Новгородтан 1,5 тонна боз кайтарылачак. “Казанда 500 тонна гына боз табылды”, - ди Ironstar оешмасы җитәкчесе Андрей Кавун. Аның сүзләренчә, ярышлар үткәрү өчен барлык шартлар да булдырылган. “Иминлек чаралары да кайгыртылды”, - ди ул.
Комментарийлар