16+

Казанда 18 яшьлек кыз парацетомол эчеп үлгән

Соңгы елларда үз белдеклеге белән дәваланып сәламәтлегенә зыян китерүчеләр саны арткан.

Казанда 18 яшьлек кыз парацетомол эчеп үлгән

Соңгы елларда үз белдеклеге белән дәваланып сәламәтлегенә зыян китерүчеләр саны арткан.

Бигрәк тә грипп, ОРВИ вакытында парацетамолны чамасыннан артык кулланып  агуланучылар күп икән. Быел гына да Казанда  бу даруны тиешсез  күп эчеп зыян күргән җиде кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

2018 елда  18 яшьлек кыз эче авыртканга чыдый алмыйча, тәүлегенә 20гә якын  парацетамол дару төймәсе эчеп вафат булган. Кызганыч, хәле начарлангач, дүртенче көнне генә хастаханәгә килгән.

Тән температурасы күтәрелсә, күпләр үз белдеклеге белән дәваланырга тотына. Даруханәгә бара да  сатучы белән киңәшләшә. Әмма, фармацевт ул – табиб түгел. “Шуңа да  даруны сатып алгач, аның составын игътибар белән укырга, куллану кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк» , – дип киңәш итә Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева.

Тән сызлый башласа, күпләр «чыжылдый» торган дару төймәләрен, пакеттагы махсус порошокларны куллана. «Гади дару төймәсендә 500  мг. парацетамол булса, порошокның бер кабында ул 375 мг.ны тәшкил итә. Җир шарында 20 процент кешедәге ферментлар бу даруны бөтенләй авыр кичерә. Бавыр авырулы кешеләргә дә аны чамасыз куллану тыела. 500 мг.лы дүрт дару төймәсе дә авыруны көчәйтеп, аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. 

Порошок формасындагы тән сызлавын баса,  югары температураны төшерә торган даруларны хәл булмаганда кисәтү чарасы буларак эчәргә ярамый, алар кан басымын күтәрергә дә мөмкин. Моны өлкән яшьтәге кешеләр бигрәк тә тиз сизә.  Парацетамолны бездә элек электән бөтен авыруларга каршы кулланганнар, әмма, зыянсыз кебек тоелган дару чамасын белми эчкәндә, сәламәтлеккә шактый зыян салырга мөмкин.

Бигрәк тә, гепатит, бавыр авырулы кешеләргә, шикәр диабетлыларга аны кулланырга киңәш ителми. Алар болай да күп төрле дарулар кулланалар бит. Кичектергесез рәвештә бавыр күчереп утыртуларның сәбәбе – күп очракта парацетамолдан килгән зыян белән бәйле», – ди табиб.

Тән температурасын төшерә торган даруларны көненә 3-4 тапкырдан да күбрәк эчәргә ярамый. Әгәр дә кешенең хәле канәгатьләнерлек икән,  температураны 37,8 градустан югары булганда гына төшерергә киңәш ителә. “Минем ике балам бар. Температура 38,2 градустан артса гына  тән температураларын төшерәм. Кешенең тән температурасы бер урында тормый,ул йә күтәрелә, йә төшә. Шуңа гел күзәтеп торырга кирәк. Югары температура, авырту тою –  ул кешегә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә торган әйберләр. Тән температурасы күтәрелү организм көрәшә дигән сүз“, – ди Диана Абдулганиева.


Тән температурасы югары булганда маңгайга салкын чүпрәк куярга,уксус белән су кушылган катнашманы тәнгә сөртергә, калын киенмәскә, юрганга уранмаска, муен турысын бушатырга, яканы чишәргә, күбрәк су , сыеклык эчәргә кирәк. Авыруның беренче билгеләрендә үк табиб белән киңәшләшсәң яхшырак. 
 

 18+

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading