16+

Казанда 20 балалар бакчасы ачылачак

Казанда быел 20 балалар бакчасы төзергә җыеналар. Мәктәпкәчә яшьтәге алты балалар учреждениесендә төзекләндерү эшләре үткәреп, өстәмә 30 труппа да булдырырга уйлыйлар.

Казанда быел 20 балалар бакчасы төзергә җыеналар. Мәктәпкәчә яшьтәге алты балалар учреждениесендә төзекләндерү эшләре үткәреп, өстәмә 30 труппа да булдырырга уйлыйлар.

Шәһәр мэриясе хәбәр итүенчә, 1 сентябрьгә балалар бакчасына 15 мең баланы урнаштыру күздә тотыла. Соңгы елларда "Бәләкәч" программасы нигезендә 4670 урынга исәпләнгән 34 балалар бакчасы ачылган. Гаилә балалар бакчалары да уңышлы эшләп килә. Бүген алар Казанда 37ләп исәпләнә. Бүгенге көндә 3 яшьтән узган һәр бала да балалар бакчасы белән тәэмин ителгән, ә менә 1,5тән 3 яшькә кадәр балаларда чират саклана. 17 мең бала балалар бакчасына мохтаҗ. Казанда 17 шәхси балалар бакчасы да эшли. Әмма, күрәсең, финанс мөмкинлекләре аркасында күпләр анда барырга атлыгып тормый. Шулай да шәхси балалар бакчаларына бүген 2000 якын бала йөри. Быел балалар өчен урыннар санын 4200гә җиткерергә исәплиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading