16+

Казанда 20 меңнән артык укучы 1 сыйныфка керде

Яңа уку елы 1 сыйныфлар өчен көтеп алынган көн булып истә кала. Республика буенча беренче тапкыр мәктәп бусагасын 55 мең 299 укучы атлап кергән. Шуның 20 мең 703е Казан балалары.

Яңа уку елы 1 сыйныфлар өчен көтеп алынган көн булып истә кала. Республика буенча беренче тапкыр мәктәп бусагасын 55 мең 299 укучы атлап кергән. Шуның 20 мең 703е Казан балалары.

– Бүгенге бәйрәмнең төп кунаклары – беренче сыйныф укучылары. Быел алар 55 меңнән артык. Алар барысы да үзләре өчен күп яңалык ачарлар: мәктәп дөньясы белән танышып, яңа дуслар табарлар,  дөрес, матур итеп укырга һәм язарга өйрәнерләр, – дип теләкләрен җиткерә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. 
Татарстанда барлыгы 1414 мәктәп эшли. Ел саен яңа мәктәпләр, балалар бакчалары салына, төзекләндерү эшләре алып барыла. 2022 елда 11 мәктәп һәм 5 балалар бакчасы төзү каралган. «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында 117 авыл мәктәбенең матди-техник базасы яңартыла. Быел капиталь ремонт республика программасында 52 гомуми белем бирү оешмасы катнаша. 
Педагогик оешмалар яңа кадрлар белән тулыланып бара.  Быел 1 меңнән артык яшь укытучы республика мәктәпләренә укытырга киләчәк. Шуның 400гә якыны – Казандагы белем йортларында эшләячәк. Гомумән, республикабызның 470 мең укучысы, 214 мең студенты һәм 65 меңнән артык укытучысы яңа уку елына әзер. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading