16+

Казанда 2020 елда коронавирустан биш йөкле хатын вафат булган

Барлык хасталар да ковидны бик авыр кичергән, барысына да диярлек икеяклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган.

Барлык хасталар да ковидны бик авыр кичергән, барысына да диярлек икеяклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган.

Казанда яңа коронавирус инфекциясеннән биш йөкле хатын үлгән. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте. "Бу шәһәр буенча сәламәтлек саклау идарәсенең бөтен системасы өчен зур фаҗига  булды. ОРВИ билгеләре булган йөкле пациентлар белән эш итүне, дәвалауны яңабаштан карадык", - дип билгеләде табиб.

Жаворонков сүзләренчә, ковид йоктырып вафат булган биш пациентта да әлеге чир бик авыр узган, барысына да диярлек икеяклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Казанда йөклеләр мониторингы буенча ресурс үзәге булдырганнар, аның хезмәткәрләре көн саен ОРВИ һәм яңа коронавируслы инфекцияле пациенткаларны дәвалау буенча тиешле тикшерү алып бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading