16+

Казанда 4 машинага ут төрткәннәр

Казанның Мәскәү районында билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән.

Казанда 4 машинага ут төрткәннәр

Казанның Мәскәү районында билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән.

Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Бүген төнлә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Гагарин урамындагы 24нче йорт каршында куелган машиналар яну хәбәре алынган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алган. Янгын “БМВ”ны тулаем ялмап алган, аннан ялкын Оренбург өлкәсеннән булган “Опель” автомобиленә күчкән, Марий Элдан булган 14нче модельле “Лада”га зыян килгән, “Киа”га да эләккән.

Берничә минут эчендә МЧС хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып ут төртү тора.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading