Казанның элиталы балалар бакчасы тәрбиячесен 4 яшьлек баланы кыйнаганы өчен хөкем иттеләр. Ул балалар белән эшли алмаячак.
Скопировать ссылку
Казанның элиталы балалар бакчасы тәрбиячесен 4 яшьлек баланы кыйнаганы өчен хөкем иттеләр. Ул балалар белән эшли алмаячак.
Тикшерү мәгълүматлары буенча бу хәл узган елның ноябрендә булган. Бала йокларга теләмәгән. Тәрбияче башта баланың артына һәм аякларына кулы белән, аннары ачкыч бәйләме һәм аяк киеме белән суккан.
Бала кычкыра башлаган. Тәрбияче баланың битен мендәр белән каплаган, аннары кулыннан һәм аягыннан тотып, икенче бүлмәгә алып чыгып киткән. Утны сүндергән һәм ишекне япкан. Уты булмаган бүлмәдә бала 10 минут чамасы утырган.
Кич баланың әнисе баланың тынычсыз булуын аңлап алган. Ул балалар бакчасына мөрәҗәгать итән, тәрбиячеләрнең берсе хезмәттәше турында сөйләгән. Бу хәлдән соң бала бакчага барудан баш тарткан.
Ачыкланганча, Әлмөхәмәдова балалар бакчасында 2016 елдан өлкән тәрбияче булып эшләгән.
Ул бу хәлдә гаебен кире каккан һәм хезмәттәше аның эш урынына дәгъва итү сәбәпле, алдаша дип белдергән.
Комментарийлар