16+

Казанда 500 студент педагогика һәм медицина буенча осталыкларын күрсәтәчәк

Казанда 21-24 октябрь көннәрендә студентлар отрядларының һөнәр осталыгы буенча “Труд-крут” Бөтенроссия конкурсы уза.

Казанда 500 студент педагогика һәм медицина буенча осталыкларын күрсәтәчәк

Казанда 21-24 октябрь көннәрендә студентлар отрядларының һөнәр осталыгы буенча “Труд-крут” Бөтенроссия конкурсы уза.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова сөйләгәнчә, һөнәри осталык бәйгесендә Россиянең 46 төбәгеннән 500 егет һәм кыз катнаша.

“Республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге” директоры Василий Ислаев белән “Россия Студентлар Отрядлары” оешмасының төзелеш юнәлеше җитәкчесе Юрий Болдырев таныштырганча, студентлар отрядлары 5 төрдә имтихан тота. Болар – төзелеш, педагогика, медицина, сервис һәм пассажир вагоны озатучылары.

Конкурсның тантаналы ачылышы бүген Теннис академиясендә узды. Россия Федерациясендә студентлар отрядлары хәрәкәтенә - 60 ел һәм Россия студентлары отрядына - 15 ел тулуга багышланган аллеяга агачлар да утыртыла. Конкурска йомгак һәм җиңүчеләрне бүләкләү 24 октябрьдә ясала.

Татарстанда студентлар отрядларында 3,5 мең, ә студентларның хезмәт отрядларында 10 мең егет белән кыз бар.
- Студентлар отрядлары СССР чорыннан килә торган матур традиция. Студентларның бердәм хезмәте башка илләрдә юк, бу безгә генә хас күренеш. Татарстанда студентлар отрядлары һәрвакыттагыча популяр, - диде Анна Захматова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading