16+

Казанда 56 кеше дуңгыз гриппы белән авырый

Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы диагнозы булуы ачыкланган, 126 кешенең грипп белән авыруы теркәлгән.

Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы диагнозы булуы ачыкланган, 126 кешенең грипп белән авыруы теркәлгән.

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җиткерде. Ул бу сезонда Казанда 576 меңнән артык кешегә, шул исәптән 167 мең балага гриппка каршы вакцинация ясалуын искәртте. Прививка ясатучылар арасында грипп белән авыручылар юк, диелә. Белгечләр грипп вакытында мөмкинлек булганда кешеләр күп җыела торган урыннарга бармаска киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading