Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков 29 апрельдән Казанда җиде бакчачылык ширкәтенә автобус маршрутлары ачылачагын хәбәр итте. Бакчачылык ширкәтләренә пассажирлар йөртү тарифлары узган елгы чикләрдә калдырылган.
Маршрутлар:
39нчы «Ветеринар институт - Дәрвишләр станциясе бистәсе»
41нче «39нчы квартал - «Щербаковка» бакчачылык ширкәте»
92нче «Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексы - Дальные сады»
101 нче «Горький шоссесы - «Текстильщик» бакчачылык ширкәте»
106нчы «Җиңү проспекты - Арышхазда»
109нчы «Совет мәйданы - Яңа Шигали»
111нче «Җиңү проспекты - «Жиркомбинат» бакчачылык ширкәте»
Автобуслар 6.00-21.00 сәгатьләрдә йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар