16+

Казанда 7 яшьлек баланы бәрдереп үтергән су ташучы машина шоферы кулга алынган

Бүген иртән 7 яшьлек баланы Можайский һәм Горький шоссесы урамнары чатында бәрдереп үтергән су ташучы "КАМАЗ"шоферын кулга алганнар.

Бүген иртән 7 яшьлек баланы Можайский һәм Горький шоссесы урамнары чатында бәрдереп үтергән су ташучы "КАМАЗ"шоферын кулга алганнар.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

65 яшьлек ир-ат шәхси эшкуарда эшләгән. Йөртүче үз гаебен тулысынча таныган. Якын арада тикшерү ир-атка карата чикләү чарасы сайлау турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, бүген иртән су ташучы машина йөртүчесе 7 яшьлек укучы баланы җәяүлеләр кичүендә бәрдергән, бала алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.
Әлеге фаҗига буенча "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading