8 март көнне Казанның Зорге урамында зур фаҗига булган.
Гаиләдә низаг чыгып, хатын-кыз 4 һәм 10 яшьлек балалары каршында ирен пычак белән чәнчеп үтергән, дип хәбәр итә "Эфир 24". Әлеге бәхетсезлек төнендә гаилә берьюлы ике датаны - Халыкара хатын-кызлар көне белән гаилә башлыгының туган көнен бәйрәм иткән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар