16+

Арендага бирелә торган иң кыйммәтле фатирның бәясе билгеле

Идел буе Федераль округында арендага бирелә торган фатир бәяләре буенча Казан – беренче урында.

Идел буе Федераль округында арендага бирелә торган фатир бәяләре буенча Казан – беренче урында.

Казандагы иң кыйммәтле фатирның бәясе аена 230 мең сумны тәшкил итә.

Әлеге фатир Казансу яр буендагы Федосеевская урамында урнашкан, аның гомуми мәйданы – 264 кв.метр. Бу – иң текә локацияләрнең берсе, чөнки Казан Кремле янәшәсендә тарихи урында урнашкан.

Бәяләр буенча, икенче урында – Түбән Новгород. Анда иң кыйммәтле фатир өчен аена 170 мең сум түләргә кирәк. Өченче урында Саратов белән Тольятти (120 мең сум). Аннан - Самара (120 мең сум) һәм Уфа (119 мең сум) шәһәрләре бара.

Әле май ае башында гына Казанда арендага бирелә торган иң кыйммәтле фатирның бәясе 180 мең сум иде. Ул фатир “Ренессанс” торак комплексында урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading