16+

Казанда автобус 82 яшьлек әбине бәрдереп, гомерен өзгән

Казанда 18нче пассажир автобусы 82 яшьлек әбине бәрдергән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе.

Казанда 18нче пассажир автобусы 82 яшьлек әбине бәрдергән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе.

Авария Рихард Зорге урамындагы 11б йорты каршында килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус белән идарә иткән 37 яшьлек ир-ат иң элек тиешле булмаган урында юл аркылы чыгып барган җәяүлене таптаткан. Аннары парковкадан чыгып килүче «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән һәм тимер койманы җимергән.

Авария нәтиҗәсендә, өлкән яшьтәге хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә һәлак булган, дип яза Татар-информ.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading