16+

Казанда автобус янган

Бүген иртән Казанда кызыл автобуста янгын чыгу турында интернет челтәрләрендә мәгълүматлар басылып чыкты.

Бүген иртән Казанда кызыл автобуста янгын чыгу турында интернет челтәрләрендә мәгълүматлар басылып чыкты.

Шушы сәгатьләрдә янгынның сәбәпләре дә билгеле булды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 72 нче номерлы автобус Юдинодан Казанга таба килгән. Аккош күле турысына җитәрәк, туктарга мәҗбүр булган, автобус төтенләп яна башлаган. Баксаң, транспортның двигатель янындагы механизмнары төзексез булган, шуңа да янгын чыккан. Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Әлеге вакыйга вакытында автобус салонында 15 пассажир булган. Зыян күрүчеләр юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading