16+

Казанда башына арбалет угы кадалган этне коткарганнар (+видео)

Васильево бистәсендә зоояклаучылар арбалеттан ук белән аткан этне коткарган. Хайван муенына ук кадалган килеш атна буе йөргән. Бәхеткә, этне тотып алып клиникага илткәннәр. Җанварларга атып уйнаган шундый кансыз уеннар белән күзәтчелек органнары кызыксына башлаган инде.

Васильево бистәсендә зоояклаучылар арбалеттан ук белән аткан этне коткарган. Хайван муенына ук кадалган килеш атна буе йөргән. Бәхеткә, этне тотып алып клиникага илткәннәр. Җанварларга атып уйнаган шундый кансыз уеннар белән күзәтчелек органнары кызыксына башлаган инде.

Социаль челтәрләрдә таралган видео республика халкын шаккатырды. Васильево бистәсендәге юл читендә - этләр өере. Бер этнең муенында үтәли үткән ук. Җирле халык сүзләренчә, яралы эт шул килеш бер атна диярлек йөргән. Ул беркемне дә үз янына якын җибәрмәгән. Ярдәмгә зоояклаучылар килгән.
- Эт кешеләрдән курка, бик хәлсез иде, күрәсең, ук аңа комачаулагандыр. Хәтта авызын ачып иснәнә дә алмый. Аңа йокы даруы кададылар, ләкин янына якынрак килгәч, ул өрә башлаган, аның куркуы үз-үзен яклау ролен уйнаган, - ди зоояклаучы Ләйсән Миңнеханова.

Этнең муенындагы укны урында ук чыгарганнар, ул үтәли үткән һәм берничә өлешкә вакланган. Шуннан соң ук мескен этне Казанга ветклиникага алып киткәннәр.
-Эт безгә китерелгәннән соң ук уянды, хәтта моңарчы кадалган укол да аз булып чыккан. Көчле эт, мин аның ярасын эшкәрттем, бәхеткә инфекция аңа кермәгән, шуңа күрә тиздән терелер, дип уйлыйм. Кичә операция булды, ә бүген ул ашый, бу бик яхшы! - дип сөйләде ветеринария клиникасы директоры, табиб Аркадий Бирев.
Табиб сүзләренә караганда, эт әле яшь, аңа өч яшь тирәсе.

Эт савыга бара, хәзер аңа антибиотиклар кадыйлар икән. Табиблар этне үзара "Чингачкук" дип атыйлар. Ул бәхетле йолдыз астында туган, шуңа гына исән калган ди зоояклаучылар.
Әгәр дә арбалет угы этнең башына яки бераз түбәнрәк тигән булса, эт шунда кан китүдән үлгән булыр иде. Кем эшләгән моны? Кешеләрнең рәхимсез уены белән прокуратура кызыксынган.
Ветеринар клиникадан соң Чингачкукны Яшел Үзәндәге "Кот и Пес" приютына җибәрәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading