16+

Казанда баскетбол үзәге төзеләчәк

Казанда ике эре спорт объекты - «Салават күпере» торак комплексында спорт гимнастикасы һәм акробатикасы буенча физкультура-савыктыру комплексы һәм «Весна» торак комплексында баскетбол үзәге төзелеше буенча проект эшләре дәвам итә.

Казанда ике эре спорт объекты - «Салават күпере» торак комплексында спорт гимнастикасы һәм акробатикасы буенча физкультура-савыктыру комплексы һәм «Весна» торак комплексында баскетбол үзәге төзелеше буенча проект эшләре дәвам итә.

2021 елда төзелешне башларга планлаштыралар. Универсаль спорт мәйданчыклары белән җиһазландыру программасы да дәвам итәчәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Баскетбол-волейбол мәйданчыклары 43 мәктәп (Восстание ур., 8а) һәм 41 мәктәп (Һ.Такташ ур., 81) территорияләрендә; мини-футбол мәйданчыклары 65 татар-рус мәктәбе (Ш.Усманов ур., 25б) һәм «Ак бүре» спорт комплексы территориясендә (Ваһапов ур., 17) пәйда булачак.

Капиталь ремонт ике спорт мәктәбендә планлаштырылган. «Мотор» спорт мәктәбендә отделка эшләре башкарылачак һәм җылылык, электрика системасы алмаштырылачак. «Савиново» спорт мәктәбендә түбә, бүлемнәр төзекләндереләчәк һәм диварларны җылытачаклар.

Җәйге лагерьларга капиталь ремонт программасына «Яшь гвардия» һәм «Экран» спорт-савыктыру лагерьлары кертелгән. Биредә спорт ядрәсе: йөгерү юллары, мини-футбол кырлары төзү, шулай ук йокы корпусларын яңарту һәм ашханәләргә капиталь ремонт ясау каралган.

Гаврилов урамындагы ябык боз сараен, Сибгат Хәким урамындагы Пляж спорт төрләре үзәген һәм «Тасма» спорт мәктәбе территориясендә дзюдо спорт комплексын проектлау дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading